news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Башкорстан коллективлары “Салават күпере” фестивалендә Ган-прига ия булды

Чаллыда төрки телле халыкларның “Салават күпере” VII халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы тәмамланды

  (Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 25-28 октябрьдә Чаллыда “Салават күпере” төрки телле халыкларның VII халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы тәмамланды.

Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Якутия, Әстерхан, Киров, Самара һәм Чиләбе төбәкләре, шулай ук Казакъстан һәм Төркия вәкилләре катнашты.

Чара кысаларында коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар үткәрелде. 27 октябрьдә фестиваль-конкурста катнашучыларның гала-концерты узды.

Шулай итеп, Татарстанның Менделеевск районыннан “Шаян” халык бию ансамбле һәм Башкорстанның Мәләвез шәһәреннән “Кунгак” халык бию ансамбле Гран-прига ия булды, дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot