Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан” һәм “Ак Барс Аэро” авиакомпанияләренә рейслар тоткарланган өчен 100 әр мең сум штраф салынган
Рейслар августта һәм сентябрьдә тоткарланган
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Лаеш районы җәмгыять судьясы “Татарстан” һәм “Ак Барс Аэро” авиакомпанияләренә рейслар тоткарланган өчен 100 әр мең сум штраф билгеләгән, дип белдерде бүген “Татар-иформ” МА на Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе Евгений Дикарев.
“Ак Барс Аэро” ААҖ 2013 елның август-сентябрендә 40 даими рейсны резерв һава судносы булмау сәбәпле, бер сәгатьтә артык тоткарлау фактлары билгеле. Алар арасында Казан – Ростов-на-Дону маршруты буенча авиарейсының 20 сәгатьтә артык тоткарлануы мәгълүм.
2013 елның сентябрендә “Татарстан авиакомпаниясе” ААҖ шул ук сәбәп буенча 5 даими рейсны тоткарлаган, Казан-Анталия маршруты буенча авиарейс 8 сәгать 22 минутка тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз