news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Луганск Халык Республикасында тагын бер шәһәрне шефлыкка алды

Татарстан Лисичанскидан ерак түгел урнашкан Рубежное шәһәрен торгызу белән шөгыльләнәчәк. Шушы көннәрдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Евгений Варакин, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе Сергей Козлов һәм Рубежное шәһәре хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Хортив хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады.

Татарстанның төп бурычы – Рубежное шәһәрендәге торак йортларны һәм социаль объектларны торгызу. Бүген шәһәрдә ун меңгә якын кеше яши.

«Безнең команда шәһәрдә ниләр эшләргә кирәклеген билгеләячәк һәм алга куелган бурычларны үтәүгә керешәчәк. Лисичанскидан аермалы буларак, биредә вазгыять яхшырак: кешеләрнең өендә ут, газ һәм су бар», - дип искәртте Евгений Варакин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100