news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Луганск Халык Республикасына 100 тонна гуманитар йөк җибәрде

Бүген «Бердәм Россия» партиясе Казаннан Луганск Халык Республикасына 35 нче гуманитар колоннасын юллады. Ярдәмне озату чарасында «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм генерал-полковник, Россия Герое Александр Лапин катнашты.

«Бүген чираттагы гуманитар йөкне Лисичанск һәм Рубежноега – безнең тугандаш шәһәрләргә җибәрәбез. «Бердәм Россия» партиясе активы республикабыз районнарында һәм шәһәрләрендә җыйган иң кирәкле әйберләр. <...> Без дусларыбызны да, махсус хәрби операциядә катнашучыларны да игътибар һәм ярдәмебез белән сөендерербез дип уйлыйм», – диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм генерал-полковник гуманитар йөк салынган тартмаларны игътибар белән карады. Махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен, шулай ук инфраструктураны торгызу һәм Лисичанск һәм Рубежное халкына ярдәм итү өчен кирәкле 100 тоннага якын әйберне биш фура илтәчәк.

«Иң кирәкле әйберләр: дарулардан алып азык-төлеккә, кием-салымга кадәр. Хәтта такталар, пыялалы тәрәзәләр дә сорадылар. Барысын да эшләдек, әзерләдек, төядек һәм җибәрәбез. Бу күңелле сюрприз булыр дип уйлыйм», - дип билгеләде Мөхәммәтшин.

Бу ярдәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Гуманитар ярдәм җыюда Түбән Кама, Азнакай, Лаеш, Яңа Чишмә, Алабуга, Лениногорск һәм республиканың башка районнары катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot