news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Әлмәт районын Мәҗит Салихов җитәкли

Ришат Әбүбакиров Дәүләт Думасына депутат итеп сайлану белән бәйле рәвештә район башлыгы вәкаләтеннән азат ителде

  (Әлмәт, 13 декабрь, «Татар-информ», Людмила Воронина). Бүген Әлмәттә шәһәр Советы белән бергә Әлмәт муниципаль районы советының 10 нчы уртак сессиясе узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сессиядә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбакиров РФ Федераль Җыены алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлану белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм район советы депутаты һәм район башлыгы вәкаләтләреннән вакытыннан алдан азат ителде.
Район советы депутаты, Тәбән Мактама шәһәр тибындагы бистә башлыгы Әлфия Слесарева һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгынының беренче урынбасары, “Радиоприбор” Әлмәт заводы” ААҖ директоры Александр Михайлов барлык Әлмәттә яшәүчеләр исеменнән Ришат Әбүбакировка бергә уңышлы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Алар үз чыгышларында элеккеге район башлыгы Дәүләт Думасы депутаты статусында да Татарстан һәм Әлмәт өчен нәтиҗәле хезмәт куячагына ышаныч белдерде.
Александр Михайлов Ришат Әбүбакировны “Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины” исеме бирелү белән котлады һәм тиешле күкрәк билгесен тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районы вәкиллекле органының бүгенге утырышын Әлмәт тарихында җитди вакыйга дип белдерде. Республика башлыгы Әлмәттә яшәүчеләргә сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан тагын бер тапкыр зур потенциаллы көчле республика булуын раслады. Безнең бурыч - сезнең ышанычны аклау, ә ул үз чиратында республика киңлекләрендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә мәнфәгатьләрне кайгырту мөмкинлеге бирә”, - дип ассызыклады ул.
“Безнең республикада Ришат Әбүбакиров иң яхшы җитәкчеләрнең берсе булды дип саныйм. Аның Дәүләт Думасына китәргә тиешлеге минем өчен дә гади карар булмады”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Ришат Әбүбакировка Әлмәт районы социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык хезмәте өчен “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
ТР Президенты башкарма комитет җитәкчесе Мәҗит Салиховны районның яңа башлыгы итеп тәкъдим итте. “Ул сезнең белән бергә шәһәр, район, безнең республика, безнең ил өчен нәтиҗәле хезмәт куярга тиеш”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм Әлмәт башлыгы тиешле регламент буенча сайланачак дип искәртте.
РФ Федераль Җыены алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутаты Ришат Әбүбакиров сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итте: “Нәкъ 10 ел да 5 ай элек сез миңа район җитәкчесе вазифасын ышанып тапшырдыгыз. Бу елларда мин һәм минем команда әлмәтлеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга омтылды. Нинди уңышларга ирештек һәм кайсыларына ирешә алмадык – барысы да сезнең хөкемгә”.
Ул республика, “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә, депутатлар корпусына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә яклаулары һәм уртак эшләр өчен рәхмәт белдерде һәм Дәүләт Думасы депутаты статусында да республика өчен бар көчен куячагына ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot