news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан лицейларын тәмамлаучылар Путин премиясен алачак

РФ Хөкүмәте карары нигезендә түләүләр 15 ноябрьгә кадәр үткәрелергә тиеш.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Казан һәм Түбән Кама лицейларын тәмамлаучылар 2018 елда Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр буларак Россия Президенты премиясен алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Премияне алучылар арасында -Татарстан гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар", - диелә министрлык хәбәрендә.

Бу, аерым алганда, КФУның Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган, информатика буенча 29 нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Рамазан Рахматуллин. Премия шулай ук Түбән Каманың 35нче номерлы лицеен тәмамлаучы Андрей Кобелевка бирелә, ул химия буенча 50нче Халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә түләүләр 15 ноябрьгә кадәр үткәрелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100