Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Лисичанскны су белән тәэмин итү буенча системалы эшне дәвам итә
Татарстан Республикасы шефлык алган Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү буенча системалы эшне дәвам итә.
Үзәкләштерелгән суүткәргеч челтәрләре әлегә эшләмәгән яки реконструкциядә булган районнарда суны илтеп бирүнең төп ысулы булып автоцистерналар кала. Татарстаннан килгән экипажлар көн саен эшли, көнгә икешәр рейс ясый. Бер чыгуда бер машина 10 кубометр чамасы су китерә, бу шәхси секторның торак урамнарын тотрыклы рәвештә су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу чара, вакытлыча булса да, халыкны, шул исәптән эчә торган су белән дә, тәэмин итүдә төп роль уйный.
Шул ук вакытта үзәк челтәрләргә тоташтырылган күпфатирлы йортларның саны арта бара. Су китерү йорт эчендәге элемтәләрне торгызганнан соң гына мөмкин була, чөнки аларның күбесе тузган яки авария хәлендә булган. Төзекләндерү эшләре вакытына яшәүчеләр өчен шулай ук «социаль краннар» оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз