news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Лисичанскига дүрт мәктәпне ремонтларга ярдәм итәчәк

Татарстан Республикасы Лисичанскида дүрт мәктәпне төзекләндерәчәк. Билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләрнең берсендә эшләр башланган инде. Шулай итеп, объектта җылыту системасын һәм инженерлык челтәрләрен алыштырачаклар, түбәне һәм металл пластик конструкцияләрне ремонтлыйлар, шул исәптән ашханә һәм актлар залында эчке эшләр үткәреләчәк.

Яңа уку елында Лисичанскида барлыгы 1697 укучы парта артына утырачак. Алар шәһәрнең төрле өлешләрендә урнашкан 7 мәгариф учреждениесендә укыячак. Шул рәвешле укучылар мәктәпәк тиз барып җитә ала.

Моннан тыш, Лисичанскида тагын өч мәгариф учреждениесен Татарстан Республикасы биргән материаллар белән ремонтларга җыеналар.

news_right_1
news_right_2
news_bot