news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Лисичанскидагы музыка мәктәбендә ремонт эшләрен башлады

Татарстан Республикасы Лисичанскидагы тагын бер социаль әһәмияткә ия объектны төзекләндерергә кереште. 2024 ел ахырына шеф-төбәк өстәмә белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясаячак, анда балалар һәм яшүсмерләр төрле юнәлештәге түгәрәкләрдә иҗат белән шөгыльләнә алачак.

Подряд оешмасы алдында тугыз төрдәге эш (түбәне ремонтлау, канализация, җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын, электр үткәргечләрне тулысынча яңарту, эчке бизәкләү эшләрен башкару һәм әйләнә-тирә территорияне тәртипкә китерү) башкару бурычы тора.

Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин өстәмә белем бирү учреждениесендә ремонт эшләренең барышын тикшерде. Объектны караган вакытта подрядчылар шеф-төбәк вәкиленә объектта кертелә торган яңалыкларны күрсәттеләр. Әйтик, тавыш үткәрми торган диварлар торгызгач, мәктәп укучылары бер-берсенә комачауламыйча сыйфатлы музыкаль белем алу мөмкинлегенә ия булачак.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100