Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Лисичанскидагы җирле бизнеска ярдәм күрсәтәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Лисичанскидагы җирле бизнеска ярдәм итәчәк. Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин җирле желатин заводы җитәкчесе белән очрашты һәм предприятиенең тиз арада торгызылуына өмет белдерде.
Завод директоры Иван Семенов предприятиедәге эшләрнең торышы турында сөйләде. Завод корпусларының тәрәзәләре һәм түбәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң зыян килгән. Зыянның масштабын исәпкә алып, завод директоры Татарстан вәкилләренә ремонт эшләрен башкару өчен кирәкле төзелеш материалларын алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Зыян күргән объектларны төзекләндерү өчен булган материалларны мөмкин кадәр күбрәк бирү турында карар кабул ителде.
Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, җирле бизнес ярдәменнән башка шәһәр тулы канлы үсешкә ирешә алмаячак. Предприятиеләргә ярдәм җитештерү күләмнәрен арттырырга һәм җирле халык өчен өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз