news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Лисичанскидагы ике мәктәптә ремонт эшләрен төгәлли

Татарстан Лисичанскидагы ремонт ясалган ике мәктәпне тапшырырга әзерләнә. Белем йортларын төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә һәм май аенда тәмамланырга тиеш.

Мәктәпләрдә идәне сыйфатлы итеп эшләнгән, тренер һәм чишенү бүлмәләре булган заманча спорт заллары, концертлар һәм төрле чаралар үткәрү өчен иркен актлар залы, шулай ук заманча техника белән җиһазландырылган ашханәләр барлыкка киләчәк. Белем йортларына кергәндә шунда ук рекреация һәм иҗтимагый киңлекләрнең гадәти булмаган дизайны күзгә ташлана, диварларны тематик рәсемнәр бизи.

2023 елда Татарстан Лисичанскидагы дүрт мәктәпне ремонтларга ниятләгән иде. Җирле һәм федераль гаммәви мәгълүмат чаралары шул ният хакында белдергәннән соң, Украина Кораллы көчләре гомуми белем бирү учреждениесенең берсен юкка чыгарды. Калган өч социаль объектның берсе инде тулысынча төзекләндерелгән һәм анда дистанцион форматта белем бирү процессы бара.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100