news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Лисичанскида «Георгий тасмасы» акциясен башлап җибәрде

Татарстан Лисичанскида «Георгий тасмасы» акциясен башлап җибәрде
Фото: © «Татар-информ»

Лисичанскида илнең барлык төбәкләре белән бер үк вакытта «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт алды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең гомум кабул ителгән символларының берсен җирле халыкка Татарстаннан «Яшь гвардиячеләр» һәм өлкән сыйныф активистлары тарата. 9 майга волонтерлар Лисичанскида берничә мең тасма таратырлар дип фаразлана.

Гомумән алганда, Татарстанның Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә бу бәйрәм көннәрендә 5 мең «Георгий тасмасы» тарату планлаштырыла. Россиянең Хәрби дан символын «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге китергән.

«Георгий тасмасы» тарихы 1769 елда Екатерина II тарафыннан оештырылган Изге Георгий Җиңүче ордены тасмасыннан барлыкка килә. Кара һәм кызгылт сары төс төтен һәм ялкынны аңлата. Тасма Россияне саклаучыларның батырлыгы һәм хәрби даны символы булып тора.

Безнең илдә «Георгий тасмасы» Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә һәм Россия Донбассы өчен сугышкан сугышчыларга ярдәм итү билгесе итеп йөртү кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100