news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Лисичанск йортларына җылылыкны кайтару буенча эшен дәвам иттерә

Лисичанскиа җылылык белән тәэминат челтәрләрен торгызу эше дәвам итә. Бу эштә катнашкан подряд оешмалары арасында – Татарстанның «Евро-Тех» предприятиесе, шулай ук Яшел Үзәннән җибәрелгән авария бригадасы бар.

Фото: © «Татар-информ»

Торак йортларга һәм социаль объектларга җылы җибәрүгә әзерлек эше белән махсус булдырылган оператив штаб җитәкчелек итә, аның составына Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин кергән. Якшәмбегә карамастан, республика шефлыгындагы шәһәрләрнең баш кураторы эш барышы белән танышкан, җылылык торбалары алмаштырыла торган объектларны караган. Шулай ук, Варакин подряд оешмалары җитәкчелеге белән дә аралашкан.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot