Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Лисичанск һәм Рубежноега төзелеш материалларының чираттагы партиясен җибәрде
Апас районында яшәүчеләр Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә инфраструктураны торгызу өчен агач материаллары төялгән ике фура җыйды. Йөкнең берсен - Рубежноеда, икенчесен Лисичанскида бушаттылар. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гуманитар ярдәмне Апас муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Айрат Җиһаншин шәхсән үзе алып килде. Партиянең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә формалаштырылган колоннадагы беренче машиналарны республика вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин каршы алды.
Элегрәк, 16 июньдә, «Бердәм Россия» инициативасы белән махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстаннан иң зур ярдәм партиясе – гомуми авырлыгы 300 тоннадан артып киткән 19 машина озатылган иде.
31нче гуманитар колоннаны озатуда Татарстан Республикасы Рәисе, партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Йөк составына төзелеш материаллары, азык-төлек, көнкүреш химиясе чаралары, беренче чиратта кирәкле әйберләр кергән.
Төп колонна Луганск Халык Республикасына 19 июньдә килеп җитәр дип көтелә. Гуманитар йөкне Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегенең контроль-ревизия комиссиясе рәисе Хәлил Гыйниятов озата бара.
Махсус хәрби операция башланганнан алып Татарстан Лисичанск һәм Рубежноега 221 йөк машинасы белән гуманитар ярдәм җибәргән. Озатылган йөкнең гомуми күләме 3390 тоннадан артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз