Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Лисичанск һәм Рубежноеда «Бердәм Россия» партия оешмаларын булдырырга ярдәм итә
Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә «Бердәм Россия» җирле оешмалары булдырыла. Әлеге эштә партиянең Татарстан бүлекчәсе вәкилләре дә актив ярдәм күрсәтә. Бу хакта төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин сөйләде.
«Лисичанск һәм Рубежноеда сентябрь сайлаулары нәтиҗәләре буенча җирле депутатлар советлары төзелде. Партиянең Лисичанскидагы беренчел бүлеге җитәкчесе итеп волонтерлар үзәге башлыгы Андрей Семченко билгеләнде. Ул шәһәрдә «Бердәм Россия»нең беренче волонтерлык үзәген ачуда ярдәм иткән яшь егет. Ул үзен шундый итеп күрсәткән ки, Лисичанск халкы — ә бүгенге көндә анда 40 меңгә якын кеше яши — аңа халык депутатлары советын җитәкләүне ышанып тапшырган.
Андагы барлык хакимият органнары нульдән формалашканга күрә, без аңа Апас районы башлыгы урынбасары Ленар Хантимеровны беркеттек, һәм ул аларга даими режимда совет эшен җайга салырга ярдәм итә», — дип уртаклашты Марат Сәмигуллин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсенең Яңа ел алдыннан узган утырышында.
Ул билгеләп үткәнчә, булдырылучы партия оешмаларына тулы күләмдә эш башлау өчен Татарстан бүлеге методик һәм матди ярдәм күрсәтә.
«Лисичанскида без башкарма комитет өчен бина әзерләргә, аны мебель һәм видео-конференц-элемтә системасы белән җиһазларга ярдәм иттек. Офис инде ярты елдан артык эшли. Шул ук хәл — Рубежноеда. Әле кичә генә Апас районы командасы партия офисы бинасы өчен гомуми суммасы 5 миллион сумлык ремонт эшләрен тәмамлады. Без шулай ук офисны җиһазларга ярдәм итәчәкбез», — дип йомгаклады Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз