news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрде
Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы чираттагы ярдәм партиясен әзерләгән. Йөк Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә китерелгән.

Ярдәм составында – кайнар туклану оештыру өчен аш бүлмәсе җиһазлары, өстәлләр һәм урындыклар, стеллажлар, батареялар, кондиционерлар, яктырткычлар һәм суыткычлар. Йөкнең гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил иткән.

«Гуманитар ярдәм Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткән ихтыяҗлар нигезендә формалаштырылды. Якындагы айларда төзелеш материаллары төялгән тагын өч фура җибәрергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

news_right_1
news_right_2
news_bot