Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Лисичанск һәм Рубежное балалары өчен Кырымда ял оештырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрлеләреннән 300 бала өчен җәйге ял оештырды. Балалар Кырымның Форос бистәсендә «Ак Барс Сәләт» балалар лагере сменасында ял итәчәк.
Балаларны озатырга Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин, Рубежное шәһәр округы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Шаталин һәм Луганск Халык Республикасы мәгариф министры Иван Кусов килде. Алар балаларга матур ял, яңа танышулар һәм уңышларга ирешү өчен илһам теләде.
«Балалар, сезгә уңышлар телим. Яңа дуслар белән танышып кайтыгыз. Сезне бадминтонга багышланган профильле смена көтә. Тренировкаларны Татарстаннан профессиональ остазлар алып барачак. Уңышлар һәм яхшы ял телим сезгә!» - диде Әһлиуллин.
Аның сүзләренчә, киләчәктә Лисичанск һәм Рубежноеда бадминтон секцияләрен булдыру планлаштырыла. Бу балаларга ялдан кайткач та шөгыльләнүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кусов Татарстанга ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде һәм мондый сәфәрләрнең яшь буын өчен әһәмиятен ассызыклады.
«Безнең шеф-төбәк ярдәмендә сез ял итәргә барасыз. Бу сезнең иң яхшы елларыгызның берсе булыр, дип ышанам. Вакытыгызны яхшы уздырып, көч җыеп, яңа уку елына керешер өчен яңа белемнәр һәм илһам туплап кайтуыгызны телим», – диде Кусов балаларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз