news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан льготачылары 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу формасын сайларга тиеш

Хезмәтләрне акчалата кайтаруны сайлаган очракта, аена 1 211 сум 66 тиен исәпләнәчәк.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготачылар әлеге хезмәтләрнең вариантын сайлый ала: натураль рәвештә яки акчалата эквивалентта.

  • Хезмәт күрсәтү исемлегенә дарулар белән тәэмин итү, санаторийларга юллама алу, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү керә.

Хезмәтләрне акчалата кайтаруны сайлаган очракта, аена 1 211 сум 66 тиен исәпләнәчәк. Әлеге хезмәт җыелмасының акчалата эквиваленты ел саен индексацияләнә.

Акча файдасына сайлаучылар, ташламалы дарулар кирәк булган очракта, аларны мөстәкыйль рәвештә үз акчасына сатып алачак. Хезмәтләрне натураль рәвештә сайлап алган очракта, дарулар, шул исәптән кыйммәтлеләре дә, бушлай биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot