Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан лагерьларында беренче сменада 14 меңнән артык бала ял итте
Республиканың балалар сәламәтләндерү лагерьларында беренче смена 1 июльдә башланды.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан лагерьларында беренче сменада 14 меңнән артык бала ял итте. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ул җитәкләгән ведомство каршындагы иҗтимагый совет утырышында сөйләде.
«Һәр төбәк тә лагерьларны ачмады. Беренче смена нәтиҗәләре буенча гына да безнең 14 меңнән артык балабыз урамда әти-әниләр каравыннан башка урамда түгел, ә лагерьларда ял итә», — диде Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы.
Быел коронавирус пандемиясен исәпкә алып, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә, дип өстәде министр.
Республиканың балаларны сәламәтләндерү лагерьларында беренче смена 1 июльдә башланды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның балалар лагерьларында дистанция сакланачак һәм дискотекалар бүлеп үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз