news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан лагерьларында балаларга буллингка каршы тору турында сөйләячәкләр

Татарстанда республиканың балаларны савыктыру лагерьларында мастер-класслар кертәләр. Аларда балаларга буллинг белән көрәш, террорчылыкка каршы көрәш турында сөйләячәкләр, шулай ук профайлинг күнекмәләренә – җәмәгать урыннарында шикле гамәлләрне ачыклауга өйрәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»ның экстремизмга һәм терроризмга каршы тору турындагы матбугат конференциясендә Татарстанда террорчылыкка каршы Комиссиянең эксперт советы рәисе урынбасары Анна Кондратьева сөйләде.

«Яшүсмерләргә профайлинг темасы ошый, ул алар өчен кызыклы була бара. Эксперт советының төп концепты – яшүсмерне эшчәнлеккә җәлеп итү. Без планлаштырган һәм гамәлгә ашырылганнары яшүсмерләрне профилактика һәм агарту механизмнарына җәлеп итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Үз үрнәкләре белән алар безгә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча бу мөһим стратегик бурычны үтәргә ярдәм итәчәкләр», - дип билгеләде Анна Кондратьева.

news_right_1
news_right_2
news_bot