news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан лагерьларында җәй башыннан алып 118 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән

Татарстан лагерьларында җәй башыннан алып 118 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән
Фото: Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең беренче яртысы тәмамланды. Июнь башыннан барлык формадагы 1 593 лагерьда 118 764 бала ял итте, бу планлаштырылган күләмнең 76,8 процентын тәшкил итә. Җәй көне 154 меңнән артык бала һәм яшүсмер лагерьларда ял итәр дип көтелә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта 131 ял оешмасы, шул исәптән мәктәп һәм шәһәр яны лагерьлары, шифаханә сменалары, палаткалы лагерьлар һәм хезмәт отрядлары эшли. Әлеге учреждениеләрдә 17 меңнән артык бала сәламәтлеген ныгыта. Шулай ук Кара диңгез яр буенда сәламәтләндерү сезоны дәвам итә, анда 1 240 бала өчен дүрт лагерь ачылган. Чаралар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков төбәк лагерьларында җәйге программаның структурасы турында сөйләде.

«Лагерьларда программа өч төп блокка («Дөнья», «Россия», «Кеше») бүленгән, алар тәрбиянең барлык аспектларын да колачлый. Төп юнәлешләр арасында гражданлык һәм патриотик тәрбия, рухи-әхлакый үсеш, хезмәт һәм экологик тәрбия, физик һәм эмоциональ иминлек, эстетик һәм танып белү үсешен атап үтәргә мөмкин», – дип аңлатты ул.

«Сменалар бик тә бай эчтәлекле: инженерлык һәм фәнни юнәлешләрдән алып патриотик һәм иҗади юнәлешләргә кадәр. Экватор артта калды, ләкин алда бурычлар күп әле. Иминлек һәм сыйфатка төп игътибар бирелә. Республика планны ышанычлы рәвештә үти: алда – август ае, анда безне йомгаклау сменалары, хәрби-кыр җыеннары, бердәм гамәлләр көннәре, балаларны актив, файдалы һәм имин ялга җәлеп итүнең яңа формалары көтә», - дип искәртте Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot