news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан лагерьлары балаларны ялга көтә: Лагерь ялы баланың үзенә ышанычын арттыра

Быел җәйге кампаниядә 175 меңнән артык баланың ялын оештыру планлаштырыла. Ел дәвамында исә лагерьларда 240 меңнән артык бала ял итәчәк, дип көтелә.

Татарстан лагерьлары балаларны ялга көтә: Лагерь ялы баланың үзенә ышанычын арттыра
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров быел Татарстан лагерьларында балалар ялы өчен бүлеп бирелә торган финанслау күләме 3 млрд сумнан артык булуын, узган елга караганда, бу сумма 21 процентка күбрәк икәнен әйтте.

«Балалар һәм яшүсмерләр ялын» оештыру – әһәмиятле социаль программа», – диде Азат Кадыйров. Лагерьларга 53 мең бушлай юллама әзерләнгән. Алар авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган, төрле олимпиада һәм иҗади фестивальләрдә катнашкан сәләтле балаларга бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 9 меңнән артык баласы да лагерьларда бушлай ял итә алачак.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Лагерьларга юлламалар ничә сумга төшә?

Республика лагерьларына юллама бәясе быел җәен 20 мең сумнан 26 мең сумга кадәр, муниципаль лагерьларга – 6 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, коммерцияле лагерьларга 40 мең сумнан 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Анападагы «Витязево» һәм «Глобус» лагерьларына юллама – 50 мең сум, Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» лагерына 56,3 мең сум тәшкил итә.

Азат Кадыйров әйтүенчә, ата-аналарның взнос күләме 6 меңнән 56 мең сумга кадәр. «Диңгез яр буенда ял итү кыйммәтрәккә төшә. Ата-ана взносы күләме артты, ярты бәясен юл чыгымнары тәшкил итә», – диде министр.

Татарстан Рәисе ярдәме белән җәйге лагерьларны төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Азат Кадыйров быел капремонттан соң Анападагы «Приазовец» лагере һәм Тукай районында «Следопыт» лагере ачылуын хәбәр итте.

Татарстан шефлыгында булган шәһәрләрдән 400 баланы Краснодар крае һәм Кырым Республикасы яр буйларында ял иттерү ниятләнә. Гомумән, Кара диңгез яр буенда 5 лагерь эшләячәк. Татарстаннан 6 меңләп бала диңгездә ял итә алачак, диде министр.

Барлык сменалар тематик юнәлешле. Әйтик, Биектау районы «Чайка» лагеренда патриотик чаралар үткәрелә.

«Сәләт-Биләр» төбкара форумында 6 меңнән артык бала ял итәчәк. Шулай ук, «Идел» үзәгендә 21 төбәк балалары өчен хәзерге вакытта «Милләтебез хәзинәләре» сменасы уза.

«Чатыр лагерьларын үстерәбез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны үстерүгә 100 мең сум бүлеп бирде. Лагерьларга бару юллары яңартыла. Бүген 65 лагерь каты өслекле юл белән тәэмин ителгән», – диде Азат Кадыйров.

«Үсмерләр үзләре әйдаманнар ярдәмчеләренә әйләнә»

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәте»нең җәйге сменалары турында сөйләде.

«Алдынгылар хәрәкәте» быел 192 профильле тематик смена оештыра, 5се – республикакүләм, калганнары – муниципаль сменалар. 38 стационар лагерь, 8 чатыр лагере, калганнары – мәктәп яны лагерьлары. Барлыгы 13 мең бала ял итәр дип ниятләнә. «Үсмерләр үзләре әйдаманнар ярдәмчеләренә әйләнә. Лагерь ул – дуслар, остазлар табу урыны. «Лагерь ялы баланың үзенә ышанычын арттыра, монда ул үзен бөтенләй яңа яктан ача, күрсәтә ала», – ди Тимур Сөләйманов.

Барлыгы биш смена уздырыла. 31 майдан 17 июньгә кадәр «Восток» балалар лагеренда «Алдынгылар сменасы: Казан командасы» сменасында 7-17 яшьтәге 180 бала һәм яшүсмер ял итә. «Биредә оештыру эшләренә, лидерлыкка өйрәтәбез», – ди Тимур Сөләйманов.

«Алдынгылар сменасы: төп әйберләр турында сөйлә» сменасы 1-18 июль көннәрендә «Идел» үзәгендә 11-17 яшьтәге 100 баланы кабул итәчәк. Алар СММ, видео, монтаж серләренә төшенәчәк.

25 июль-11 август көннәрендә «Алдынгылар сменасы: иҗат ит һәм рухландыр!» иҗади сменасы «Костер» яшьләр үзәгендә 7-17 яшьтәге 177 баланы җыя. Анда балаларны вокал, хореография, ораторлык сәләтенә өйрәтәчәкләр.

25 июль-31 июль көннәрендә «Костер» чатыр лагеренда «Илне ач!» сменасында 10-17 яшьтәге 40 бала Татарстан районнары буйлап маршрутлар төзиячәк. Ул патриотик, спорт юнәлешле смена.

12-29 августта «Мечта» лагеренда «Планетаны сакла!» сменасы үткәрелә.

Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәте сменасында булу миңа ни өчен мөһим?» дигән темага хат юлларга кирәклеген әйтте. «Ясалма фәһем ярдәмендә түгел, безгә укучының ихлас язуы кирәк», – ди ул.

Шулай ук, 2024-2025 елларда ирешелгән казанышлар белән портфолио юлларга кирәк, җиңүче генә түгел, катнашучы дипломы да кабул ителә.

«Ура, авылга!» проекты телләр өйрәтә

Алга таба Тимур Сөләйманов «Ура, авылга» проекты турында әйтте. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Әлеге лагерьлар авыл җирлекләрендә оештырыла торган бер атналык бушлай лагерьлар. Барлыгы өч мең бала ата-аналарының туган авыллары мохитенә чумачак. Алар татар, чуваш, удмурт, мари телләрен өйрәнәчәк.

Тимур Сөләйманов әйтүенчә, 15 районда 45 авыл җирлеге һәр сменада 100 баланы каршы алачак.

1-5 июль көннәрендә Татарстан-Мордовия төбәкаара балалар-яшьләр форумы үткәрелә. Балаларны Саранскида Сабан туенда да катнаштыру ниятләнә.

Биләрдә 27 июньнән 3 июльгә кадәр 800 бала һәм яшүсмер катнашында «Алдынгылар» форумы узачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы 117 меңнән артык бала өчен ял сменалары әзерли. «Балалар мәктәп яны лагерьларында, хезмәт һәм ял лагерьларында ял итәчәк. 700ләп бала Кара диңгез яр буена һәм 10 меңгә якыны Татарстанның сәламәтләндерү лагерьларына җибәрелә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, коррекцион мәктәпләрдә укучылар, сәләтле балалар өчен җәйге ял сменалары оештырыла.

Лагерьлар талпаннар һәм тычканнар зыян итмәсен өчен эшкәртелгән

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, Татарстанда барлык лагерьларның 605 га мәйдан тәшкил иткән территориясе тычкан һәм талпанга каршы эшкәртелгән.

«Балаларның имин ялын кайгыртып, лагерьларның территорияләре чистартылды, эшкәртелде. Быел кар күп булу сәбәпле, тычканнарга кышлап чыгу өчен шартлар уңайлы булды. Шуңа күрә быел тычканнар күп. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк таралу куркынычы булмасын өчен, барлык чаралар күрелде. Быел республикада шундый 104 очрак ачыкланды», – диде Марина Патяшина. Шулай ук, аның сүзләренчә, ел саен республикада 12 меңләп талпан кадалу очрагы теркәлә.

Ул җәйге ял кампаниясенә әзерләнүче лагерьларның санитар-эпидемиологик бәяләмә алу мөһимлеген искәртте. Документ бер ел дәвамында гамәлдә. «Бүгенге көндә лагерьларның 95 процентына рөхсәт бирелгән. Барлык көндезге лагерьлар ул рөхсәтне алды. Бер генә лагерь да рөхсәтсез ачылмаячак. Без моны күзәтеп торабыз», – дип белдерде Патяшина.

Бүгенге көндә шәһәр читендә эшләүче 66 ял учреждениесе һәм 4 чатыр лагере балалар кабул итә, дип өстәде ул.

Марина Патяшина әйтүенчә, лагерьларда ата-ана көннәренең берникадәр зыяны да бар, чөнки балаларның тумба әрҗәләрендә ярамаган ризыклар пәйда була.

Ул балаларга алып килү тыелган ашамлыкларны әйтте. Торт, итле коймак, баллы тәм-томнар, карбыз, сагыз, газлы эчемлекләр алып килергә ярамый. Бераз киптерелгән җиләк-җимеш, эчәргә яраклы су, чикләвек, сәнәгать җитештерүендәге төргәктәге камыр ризыклары рөхсәт ителә.

Белгечләр тарафыннан Анапада 2024 елда балалар лагерьларында мазут ташып чыгу очрагы да искәртелде. Быел исә барлык санитар таләпләр үтәлүе, балаларның ялына берни комачауламавы, су һәм ком даими тикшерелеп торуы турында әйттеләр.

Балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча ата-аналар (843) 207-28-73 телефоны аша кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot