news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кызы София Фадеева Үзбәкстанның «Ovoz bolalar» проекты финалисты булган

Татарстан кызы София Фадеева Үзбәкстанның «Ovoz bolalar» проекты финалисты булган
Фото: Җәүдәт Гыйльманов

Татарстан кызы, яшь җырчы «Голос. Дети» телевизион проекты финалисты София Фадеева Үзбәкстанның «Ovoz bolalar» телевизион проектында финалга үткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә София Фадееваның продюсеры Җәүдәт Гыйльманов хәбәр итте.

«София Фадеева Казанда туып үскән. Аңа 12 яшь. Аның әнисе Ләйсән исемле, татар кызы. София татарча бик матур сөйләшә, җырлый. Хәзерге вакытта ул әнисе белән Үзбәкстанда, «Ovoz bolalar» телевизион проектында съемкаларда катнаша. Финалга узуы турында әнисе хәбәр итте. Софиягә чын күңелдән уңышлар теләп калабыз!» – диде Җәүдәт Гыйльманов «Татар-информ»га.

  • София Фадеева 2023 елда «Голос. Дети» телевизион проектында катнашып, финалга үткән иде. Ул җырчы МакSим (Марина Максимова) командасында иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100