Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кызы Паралимпиадада икенче медален яулады
Марта Зәйнуллина Уеннарда чаңгы спринтында өченче килде.
(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Татарстаннан спортчы кыз Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпия уеннарында чаңгы спринтында (“утырып” шуу классы) бронза медаль яулады. Аның өчен бу турнирның икенче медале.
“Алтын”га америкалы Оксана Мастерс, ә “көмешкә” – немка Андреа Эскау лаек булды.
Тагын ике россияле, Наталья Кочерова һәм Мария Иовлева, бишенче һәм алтынчы урында, дип җиткерә ТАСС.
Кичә Зәйнуллина 10 чакрымлы биатлон ярышында көмеш медаль яулаган иде.
Түбән Кама кызы элек Сочида узган Паралимпиадада чаңгы спринтында бронза медаль иясе булган иде. Моннан тыш, Марта Зәйнуллина биатлон буенча 2015 елгы дөнья чемпионы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз