news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кызы Олимпиадада көмеш медаль яулады

Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль алды.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Евгений Сироткин). Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль яулады. Бу - Татарстан өчен быелгы Олимпиадада беренче медаль.

Алтын медаль Канадага, бронза медаль Америкага китә.

Тарасова белән Морозов кыска программада җиңделәр, тик алтын медаль өчен бу гына җитмәде. 

"Татар-информ" 15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100