Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай кызы Роза Гадиева «Мисс Европа» титулына ия булды
Татарстанның Азнакай районында туып үскән Роза Гадиева Халыкара матурлык бәйгесендә «Мисс Европа» титулына ия булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
«Мин моны булдыра алдым – «Мисс Европа-2024» бәйгесендә җиңдем. Россия, туган Татарстаным җиңү белән каршы ал!» – дип язган Роза социаль челтәрдәге аккаунтында.
Бәйге Ливанда узган. Роза сөйләгәнчә, «Мисс Европа» бәйгесенә әзерләнү башта авыр булган, ул борчылудан төннәрен йоклый алмаган.
«Әле ике ай элек кенә миңа бәйгегә әзерләнү бик куркыныч иде. Мин моның ничек узасын белмәдем һәм кайвакыт билгесезлектән төннәрен йоклый алмадым», – дигән Роза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз