news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кызы Диләрә Ялалтынова “Россия студентлары миссы – 2016” бәйгесендә катнашкан

Татарстан кызы Диләрә Ялалтынова Ставропольдә Х Россиякүләм бәйгесендә җиңү яулаган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан кызы Диләрә Ялалтынова Ставрополь шәһәрендә узган “Россия студентлары миссы – 2016” Х Россиякүләм бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта бүген ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат очрашуында әйтте.

37 студент кыз 5 көн дәвамында иҗат, интеллектуаль, спорт бәйгеләрендә көч сынашкан, шулай ук ГТО нормаларын тапшырган һәм хәйрия акцияләрендә катнашкан.

“Бу этапларны узган кызлар 2017 елда халыкара чарада - "Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивале"ндә катнашыр дип көтелә”, - диде Гарифуллин.

Диләра Ялалтынова – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең икенче курс студенты, матурлык һәм гүзәллек бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңү яулап кайткан, шул исәптән “Татарстан студентлары күрке -2015", ” Татарстан миссы -2016”. Шулай ук Диләрә “Россия миссы” бәйгесе җиңүчеләренең уникелегенә кергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot