Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кызы Аэлина Мәҗитова дзюдо буенча Европа Кубогында призлы урын алды
Аэлина Мәҗитова "Батыр" дзюдо үзәгендә шөгыльләнә.
(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Аэлина Мәҗитова дзюдо буенча Европа Кубогында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, "көмеш" медал яулады. Бу турыда Татарста Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Дзюдо буенча Европа Кубогы 18-19 май көннәрендә Испаниянең Малага шәһәрендә узды. Ярышларда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты. "Ciudad Jardin" спорт комплексында 23 илдән 1999-2001 елгы 337 дзюдочы (198 егет һәм 139 кыз) җыелды.
Финал ярышларында Аэлина 2018 елгы кадетлар арасында ике тапкыр Европа Кубокларының көмеш призеры француз кызы Леонид Гонзалез белән очрашты. Башта Аэлина "ваза-ари" да көрәш алып барды, ләкин очрашу ахырына бер минут кала Леония бу авырлыкта "иппон"ка бәрү буенча чемпионлыгын раслады.
Хәзер Аэлина Мәҗитова өлкән тренер Алексей Андреевич Нефедов җитәкчелегендә "Батыр" дзюдо үзәгендә шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз