news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Кытайга хәләл продукция һәм тавык тәпиләрен экспортлауны арттыра

2020 елда Кытайга бройлер чебиләре субпродуктлары җибәрә башлаганнар.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның «Агрокөч» оешмасына керә торган «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ быел 95,5 млн сумлык 864,2 мең килограммнан артык продукцияне экспортка җибәргән. Экспорт төркемендә ихтыяҗ иң югары булган продукция — ул тавык тәпиләре, алар Кытай сатып алучылары өчен аеруча актуаль. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эшкәртү продукциясе категориясендә хәләл линиягә ихтыяҗ аеруча зур булган. Бу — сосиска, сарделька һәм шпикачкалар чи продукциядә — тавыкның бот һәм балтыр өлешләре. Бүген экспортка төп ихтыяҗлар арасында — бройлер чебиләре ите һәм шул ук иттән эшләнмәләр (казылыклар, деликатеслар).

Элегрәк хәләл товар Казахстан һәм Азәрбайҗанга гына экспортка җибәрелә иде, 2020 елда Кытайга бройлер чебиләре субпродуктлары озатыла башлаган.

«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ 2020 елда Американың WATTPoultry International басмасы рейтингына кергән, ул — Европада бройлер итен җитештерүче иң зур оешмаларның берсе, составына елына 50 миллион баштан артык кош-корт үстерүгә исәпләнгән 11 мәйданчык керә — уникаль нәсел репродукторы, Идел буенда елына 67 миллионга кадәр йомырка җитештерүче 2 зур инкубатор, тавык итен эшкәртү заводы һәм казылык әйберләре ясау цехы керә.

Шул ук вакытта «Чаллы Бройлер» тулы җитештерү циклын башкара: инкубация йомыркасыннан һәм яшь чебиләр чыгарудан алып, продукция әзерләп, аны кулланучыга җитештерүгә кадәр. Җитештерү мәйданчыкларында тавыкларны ашату буенча эксперименталь программалар, Pad Cooling җайланмалары кулланыла.

Холдингның кошчылык юнәлешенә шулай ук Россиядә иң зур эшкәртү комплексы — «Агрокөч.Чаллы-МПК» керә. Предприятиенең проект куәте тәүлеккә 144 тоннага, ягъни елга 49,5 мең тоннага җитә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100