news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан “Кытай- Евразия ЭКСПО” халыкара күргәзмәсендә катнашты

Күргәзмәнең максаты – Кытай белән Евразия илләре арасында үзара интеграция һәм эшлекле элемтәләрне җайга салу

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан делегациясе “Кытай- Евразия ЭКСПО” халыкара күргәзмәсендә катнашты. 2014 елның 1-5 сентябрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы Өремче шәһәрендә дүртенче “Кытай- Евразия ЭКСПО” халыкара күргәзмәсе узды, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт туризм комитетында.

Анда Татарстанның рәсми делегациясе составында ТР Дәүләт туризм комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш, муниципаль районнар һәм предприятие җитәкчеләре иде. Республика экспозициясенә авыл хуҗалыгы производствосы һәм эшкәртү, сәнәгать һәм туризм,  шулай ук Татарстанга инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән, башка инвестицион проектлар кертелде.

ТР Дәүләт туризм комитеты вәкилләре күргәзмә кысаларында Өремче татар җәмгыяте җитәкчесе Абдулла Аббас, "China Southern Airlines – Zhang Jun" сәүдә һәм маркетинг бүлеге директоры, шулай ук Кытай туризм бизнесы вәкилләре белән очрашулар үткәрде.

(Фотосурәт cctv.cntv.cn сайтыннаналынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100