news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кырларының 23 процентында сабан культураларын чәчкәннәр

Туфракның артык дымлы булуы эш темпларын тоткарлый.

 Татарстан кырларының  23 процентында сабан культураларын чәчкәннәр
Александр Эшкинин

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә язгы чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтә режимында барлык муниципаль районнар белән уздырды. Марат Җәббаров бүгенгә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау буенча планлаштырылган мәйданнарда эш тәмамланганлыгын әйтте.

Язгы чәчү күләменең (1,8 млн гектар) 413 мең гектары, ягъни 23 проценты чәчелгән. Шуларның 322 мең гектары — бөртеклеләр, 20 мең гектары — майлы, 14 мең гектары — шикәр чөгендере, 56 мең гектары — терлек азыгы культуралары. «Туфракның артык дымлылыгы эш темпларын тоткарлап тора», — дип искәртте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Министр Идел алды зонасында Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары эше югары җитештерүчәнлекле, диде.

Көнбатыш Кама аръягы зонасында Нурлат, Аксубай һәм Әлки районнары алда бара. Көнчыгыш Кама аръягында Зәй, Актаныш һәм Түбән Кама районнарында иң югары темплар күзәтелә. Көньяк-көнчыгыш Кама аръягында Азнакай, Баулы һәм Мөслим районнары алда бара. Республиканың төньяк районнары, географик урнашу сәбәпле, иртә культуралар чәчүгә керештеләр генә әле.

«Уҗымнар яхшы хәлдә, дым җитәрлек — бу иң мөһиме, дип саныйм. Барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, чәчү эшләрен нәтиҗәле башкарып чыгарга кирәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100