Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кырларыннан бөртеккә 15,9 мең га кукуруз урып җыясы калган
Шулай ук 33,3 мең га көнбагыш, 1,6 мең га шикәр чөгендере җыеп алынмаган, диде Марат Әхмәтов
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). 1 нче ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан кырларыннан бөртеккә 15,9 мең га кукуруз, 33,3 мең га көнбагыш, 1,6 мең га шикәр чөгендере җыеп аласы калган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, ТР да авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 2014 нче елның 9 аенда барлык категория хуҗалыклар буенча 150,1 млрд сум булган, шул исәптән үсемлекчелек – 61,5 млрд сум, терлекчелек – 88,6 млрд сум. 2013 нче елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 105,2 проценттан гыйбарәт.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру барышы, аларда муниципаль районнар катнашуы турында җентекләп сөйләде. Марат Әхмәтов әйтүенчә, Арча, Саба, Нурлат, Балтач, Буа, Кукмара һәм башка районнар аеруча активлыгы белән аерылып тора.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Казанда агросәнәгать паркына йөреш авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында көненә 18 меңгә кадәр кешене тәшкил итә. Шәһәр халкында авыл хуҗалыгы продукциясе зур ихтыяҗга ия, дип билгеләп узды ул. Ярминкәләрдә азык-төлек товарларына уртача бәяләр, сәүдә челтәрләренә караганда, түбәнрәк, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз