Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кырларында кукуруз уңышын җыю төгәлләнеп килә
Республикада кукурузның уртача уңышы гектардан 40,8 тонна тәшкил итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы хуҗалыкларында кукуруз уңышын җыю эшләре төгәлләнеп килә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республикада 24 октябрьгә орлык кукурузы 23,6 мең гектарда 96,5 мең тонна суктырылган (көнгә - 6,7 мең тн). Уртача уңыш – гектардан 40,8 тонна.
Югары Ослан районында кукурузны силос өчен җыю төгәлләнеп килә. Терлекләргә кышкыга 25 мең тонна силос әзерләнгән.
"Востокзернопродукта" кырларында орлык кукурузы 980 гектар мәйданда җыелмаган әле, аннан терлек азыгы өчен 34800 центнер яссылатылган орлык әзерләү планлаштырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз