news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кырларында көнбагыш уңышының 20 процентын җыйганнар

Республиканың 24 районында 124 мең гектардагы басуларда көнбагыш үскән.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). 2018 елның 11 октябренә Татарстанда 24,6 мең га мәйданд көнбагыш җыелган, бу планнан 20 процент тәшкил итә. Республика буенча көнбагыш мәйданы 124 мең га тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көнбагыш уңышы республиканың 24 муниципаль районында җыела. Бер гектардан уртача уңыш - 17,8 центнер, 43,9 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырылган. Бүгенге көнгә иң күп уңыш Әлки районында җыелган – 6,9 мең тонна. Шулай ук Зәй һәм Чистай районнарында да югары уңыш күзәтелә – 25 ц/га.

Көнбагыш уңышын җыюга Азнакай муниципаль районында "Агрокөч төркемнәр" АҖенең "Азнакай" агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторлары да кереште. Хәзер уңышны урып-җыю өчен иң уңай чор. Хуҗалыкта уңдырышлылык бер гектардан 21 центнер тәшкил итә. Көбагыш барысы 9000 га мәйданда чәчелгән.  

  • Татарстан басуларында үсүче көнбагышның өлгереше начар түгел. Шуңа күрә ул быел җыелмыйча калмаска тиеш. Бу хакта бүген “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап итеп, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100