news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан “Куркынычсыз юллар” проектына 1 миллиард 825 миллион сум акча алачак

Юлларның куркынычсызлыгын арттыру максатында федераль бюджеттан төбәкләр арасында барлыгы 30 миллиард сум акча бүленә.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Айрат Мөхәмәдьяров). Россия Хөкүмәте “Куркынычсыз юллар” проектын тормышка ашыруга 30 миллиард сум акча бүлеп бирде. Федераль бюджеттан Татарстанга 1 миллиард 825 миллион сум акча тия. Мәгълүмат Россия Хөкүмәте сайтында басылган.

Иң зур сумманы бары Самара өлкәсе генә алган. Аңа федераль бюджеттан 1 миллиард 837 миллион 500 мең сум акча бүленгән.

“Куркынычсыз юллар” проекты "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан эшләнгән. Ул Россия территориясендә тормышка ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot