news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан «Куркынычсыз һәм имин юллар» проектын гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сум акча алачак

Төбәк юлларының куркынычсызлыгын арттыруга барлыгы 31 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

Татарстан «Куркынычсыз һәм имин юллар» проектын гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сум акча алачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан 2018 елда федераль бюджеттан «Куркынычсыз һәм имин юллар» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру өчен 1 миллиард 530 миллион сум акча алачак.

РФ Хөкүмәетенең шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Документ нигезендә, Россиянең 36 төбәгенә барлыгы 31 миллиард 250 миллион сум акча бүленә. 2017 елдагы кебек үк, бары тик Самара өлкәсе генә (1 миллиард 565 миллион сум) Татарстаннан күбрәк акча алачак.

Шул ук вакытта, узып баручы ел белән чагыштырганда, республикага бүленәчәк субсидиянең күләме 295 миллион сумга кими.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot