news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Күпфункцияле үзәге ноябрь бәйрәмнәренә эш графигын хәбәр итте

Татарстан Күпфункцияле үзәге алдагы бәйрәм көннәре уңаеннан үзгәртелгән эш графигын урнаштырган.

1 һәм 5 ноябрьдә татарстанлыларны республиканың барлык 60 офисында, шулай ук Казанның Авангард урамы, 74 йорт адресында урнашкан мигрантлар белән эшләү бүлегендә кабул итәчәкләр.

3 ноябрьдә исә гражданнарга 30 офиста һәм Казанның мигрантлар белән эшләү бүлегендә хезмәт күрсәтәчәкләр. Бу көнне кайбер муниципаль районнардагы һәм филиаллардагы, шул исәптән Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнарындагы, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе филиалы, Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе филиалы, Ютазы, Арча, Биектау, Лаеш, Минзәлә һәм Питрәч филиалларындагы офислар эшләмәячәк.

4 һәм 6 ноябрьдә «Минем документлар» офисларының барысы да ябык була.

Исегезгә төшерик, Татарстанда киләсе эш атнасы шимбәдән, 1 ноябрьдән, ял көнен дүшәмбегә, 3 ноябрьгә, күчерү сәбәпле алты көнлек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot