Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Күпфункцияле үзәге 5 айда 2,2 миллион хезмәт күрсәткән
2026 елның беренче 5 аенда Татарстанның Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре 2,2 миллионнан артык хезмәт күрсәткән, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгында. Шуларның 335 меңе күчемсез милекне рәсмиләштерүгә (кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү) туры килгән.
Салым бурычын тикшерү буенча 260 мең мөрәҗәгать теркәлгән, тагын 152 меңе – «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан документлар алу буенча.
Татарстанда күпфункцияле үзәкнең 60 бүлеге эшли. Көн саен алар 15 меңгә якын кешегә 303 төрле хезмәт күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз