news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кунаклары өчен «Казан-Болгар» бушлай аудиогидының татар версиясен чыгарганнар

Татарстан кунаклары өчен «Казан-Болгар» бушлай аудиогидының татар версиясен чыгарганнар
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

Май аенда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү истәлегенә бәйрәм чаралары үтә. Бу көннәрдә МТС «Казан-Болгар» маршруты буенча татар телле аудитория өчен бушлай автомобиль аудиогидын эшләтеп җибәрде. Рус телендә бу аудиогид узган җәй эшли башлады, аның татарча версиясен шулай ук кушымтада йөкләргә яки онлайн тыңларга була.

Автомобиль аудиогиды республиканың Лаеш, Алексеевск, Спас районнарындагы иллегә якын локация һәм Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгындагы истәлекле урыннар турында бәян итә. Ике сәгатьлек виртуаль экскурсиягә юлда калган дистәләгән борынгы авыллар, урта гасырлардагы Идел буе Болгар дәүләте һәм аның башкаласы Болгар тарихы буенча мәгълумат кергән, маршрутта очраган объектлар һәм монда төрле вакытта яшәгән танылган кешеләр турында кызыклы фактлар һәм риваятьләр җыелган.

Аудиоэкскурсияне республикада танылган Айзилә Батырханова «алып бара». Бушлай аудиогидны МТС Live платформасының «Онлайн» бүлегендә табарга була, аны бөтен оператор абонентлары да тыңлый ала. Аудиогид автоном рәвештә эшли, аны теләсә кайсы җирдә кушып тыңларга була.

«Ел саен май аенда Татарстанда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе билгеләп үтелә. Болгар шәһәре бу вакытта егерме меңнән артык кунак – Татарстан халкы, Россия һәм чит илләрнең мөселман дини идарәләре вәкилләре, мөселман кабул итә. Без МТСның бушлай автомобиль аудиогиды шушы чараларда катнашучыларга һәм туристларга республика буйлап сәяхәт иткән вакытында ярдәмче булыр дип өметләнәбез», - дип белдерде Татарстандагы МТС филиалының директоры Марат Кабанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100