news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге шимбә ярминкәләре оештыра

Бу шимбәдә Казан, Чаллы һәм Яшел Үзәндә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.

Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге шимбә ярминкәләре оештыра
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 3 ноябрьдә узачак ярминкәдә Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) продукциясе дә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 ноябрьдә Яңа Савин районында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Авиатөзелеш районында «Бәхетле» сәүдә комплексы каршында (Ленинград ур., 27) Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге ярминкәләр оештыра.

Дәрвишләр бистәсендәге (Липатов ур., 7, «Дәрвишләр» базары территориясендә) ярминкәдә Балык Бистәсе районы хезмәтчәннәренең продукциясен сатып алырга мөмкин.

«Казан» агросәнәгать паркындагы ярминкәдә Мамадыш, Арча, Апас һәм Балтач районнары вәкилләре сәүдә итәчәк.

Киров районында (Батыршин ур., 20) - Чүпрәле районы, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Кызыл Кокшай ур., 152/2) Тәтеш районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе сатылачак. Юдино бистәсендә Тимерьюлчылар Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта да ярминкә эшләячәк.

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында уза. Биредә Теләче районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Идел буе районында «Проспект» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Алексеевск муниципаль районы вәкилләре җитештергән продукцияне сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла. Биредә «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК ҖЧҖ һәм «РАЦИН» АҖ вәкилләре сәүдә итә.

Моннан тыш, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә «Яңа Тура» технополисы территориясендә дә авыл хуҗалыгы продукциясен сату оештырыла.

Чаллыда ярминкәләр ике мәйданчыкта оештырыла: «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100