news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кулланучылар хокукларын яклау буенча Россия төбәкләре арасында лидер булды

Рейтингта икенче һәм өченче урыннарны Башкортстан һәм Ростов өлкәсе алды.

Татарстан кулланучылар хокукларын яклау буенча Россия төбәкләре арасында лидер булды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан 2019 елда кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясенең йомгаклау утырышы материалларында әйтелә.

«Татарстан Республикасы, кулланучыларның якланышы дәрәҗәсе буенча, 476 балл җыеп, Россия Федерациясе субъектлары рейтингында беренче урынны алды», — диелә документта.

«Федераль, региональ органнар һәм җирле үзидарә органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә мондый күрсәткечләргә ирешелде», — дип ассызыклана коллегия материалларында.

Шул ук вакытта Татарстан Башкортстан һәм Ростов өлкәсен узып китте, алар 417 һәм 382 балл җыйдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot