Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кубогына ретро-ралли маршруты стартка кадәр сер итеп саклана
Маршрутның озынлыгы 100 чакрымнан артык була һәм тарихи һәм истәлекле урыннардан уза.
(Казан, 8 август, "Татар-информ"). 10 августта беренче тапкыр Казан тарихи техника фестивале кысаларында Россия автомобиль федерациясе кубогына (РАФ) һәм Татарстан Республикасы кубогына ретро-ралли була. Ралли гомуми файдаланудагы юллар буенча үткәрелә. Стартка кадәр маршрут сер итеп саклана. Маршрут тасвирламасы старт алдыннан бирелә. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ралли 10 августта 10:00 сәгатьтә «Свияжские холмы» шәһәр-курорты территориясендә узачак фестиваль мәйданчыгыннан башлана. Экипажлар расписание буенча, катнашучы номерларын һәм аның турында мәгълүматны сәхнәдән игълан иткәннән соң кузгалачак.
РАФ кубогы маршрутының озынлыгы 100 чакрымнан артык булачак, тарихи һәм заманча истәлекле урыннарны, музейларны карау, мавыктыргыч квестта катнашу һәм башка бик күп урыннарны күздә тота. Маршрутта туклану оештырылган.
Катнашучының расписание нигезендә бөтен маршрутны узарга тиеш. Мондый чараларда беренче тапкыр катнашучылар өчен вакыт һәм чакрым буенча кыскартылган маршрут версиясе (Татарстан Республикасы Кубогы) тәкъдим ителә.
Ярышларда коляскалы автомобильләрдә/мотоциклларда йөртүче һәм штурманнан торган, гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт итү өчен кирәкле документлар пакеты (СТС, страховка) булган экипажлар катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз