Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Куала-Лумпурда узучы саммитта Россия хәләл индустриясен тәкъдим итте
Куала-Лумпурда бу атнада хәләл-индустрия өлкәсендә берьюлы ике зур халыкара чара – Global Halal Summit (GHaS) 2026 һәм Malaysia International Halal Showcase (MIHAS) 2026 күргәзмәсе уза. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
21 сентябрьдә Global Halal Summit эшли башлады. Катнашучылар бөтендөнья хәләл индустриясен үстерү, төрле мәсьәләләрне җайга салу һәм сертификацияләү темалары, стандартлар һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алыша. Чараны Малайзия Исламны үстерү департаменты (JAKIM) һәм илнең Инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы (MITI) оештыра.
Саммитта Россияне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе тәкъдим итә. Делегация составына шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников та кергән. Аны Малайзиягә JAKIM чакырган.
Татарстан һәм Малайзия хезмәттәшлекне дәвам итәчәк.
JAKIM вәкилләре белән очрашу вакытында Шляпошников Малайзия ягына саммитны оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның хәләл индустрияне алга таба үстерү планнары турында сөйләде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә яклар хәләл-сертификация өлкәсендә тәҗрибә һәм белемнәр алышуны дәвам итү турында килеште.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз