Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан кроссы- 2017” бәйгесендә катнашкан теләчелеләргә махсус медальләр дә әзерләнгән
“Көзге кросста катнашучы райондашларыбыз саны елдан - ел арта бара”, -диде муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.
(Теләче, 19 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). “Татарстан кроссы” – бөтен Россия буенча уза торган акция. 2004 елдан бирле уздырылучы акциянең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандлау.
Акция күркәм гадәт буенча, Теләченең район үзәгендә дә узды. Иң элек йөгерештә катнашучылар район хакимияте бинасы янына җыелды һәм теркәү узды. Әлеге спорт бәйрәменә аеруча башлангыч сыйныф укучылары, югары сыйныф укучылары теләп килде. Теләче муниципаль район башлыгы райондашларыбызны спорт бәйрәме белән тәбрик итте. “Көзге кросста катнашучы райондашларыбыз саны елдан - ел арта бара, бу күңелле күренеш. Спорт йөгерүдән башлана”,- диде ул дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Бәйгедә катнашучылар яшьләренә карап, 500, 2000 метр аралыгындагы дистанцияне узды. Йөгерешкә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм район җитәкчеләре дә чыкты. Көннең дә матур булуы спорт сөюче райондашларыбызга ярдәмгә килде.
Көч биреп, дәртләндереп торучылар, дусларын, якыннарын фотога төшереп, тарихка кертеп калдырырга омтылучылар катнашучылардан артыграк та булмадымы икән әле.
-Ел саен бу чарада теләп катнашабыз. Үзем дә, гаиләм дә спорт белән дус. Районда, гомумән, спортка зур урын бирелә. Шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр күп. Киләчәктә дә спортка шундый караш була күрсен,- диде күпчелек райондашлар.
“Татарстан кроссы- 2017” бәйгесендә катнашучыларга махсус медальләр дә әзерләнгән иде диелә район хәбәрендә .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз