news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Креатив индустрияләр мәктәбенә гаризалар бүген кичке җидегә кадәр кабул ителә

Татарстан Креатив индустрияләр мәктәбенә гаризалар бүген кичке җидегә кадәр кабул ителә
Михаил Захаров/архив

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы каршындагы Татарстан Республикасы Креатив индустрияләр мәктәбенә гаризалар бүген 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

«Киләсе уку елында мәктәптә алты юнәлеш - дизайн, анимация, фото-видео җитештерү, VR/AR технологияләр, fashion-дизаһн, кулланма гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча белем биреләчәк. Ягъни, яңа уку еллыннан fashion-дизаин һәм кулланма гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре юнәлешләре өстәлә», дип хәбәр итә оештыручылар.

Беренче елны укучылар тәкъдим ителгән алты юнәлешнең барысы белән дә танышып чыга, икенче елны үзләренә ошаган юнәлешне берсен сайлап, шуны ел дәвамында үзләштерәләр.

Мәктәпкә 12 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар кабул ителә. Гаризалар каралгач, бала белән әңгәмә үткәрелә.

Анкета тутыру өчен сылтама https://forms.gle/ibe6eWQtisvvoBvbA.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100