Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан коткаручыларының яңа тизйөрешле катеры барлыкка килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда КС-701М коткару катерын рәсми рәвештә суга җибәрү булды. Ул хәзер Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәте составына керә.
Яңа судно республика бюджеты хисабына хезмәтнең матди-техник базасын ныгыту программасы кысаларында сатып алынган. Тизйөрешле катерны сатып алуда Татарстан җитәкчелеге ярдәм күрсәткән.
Катер берничә мөһим техник характеристикага ия: ныклы алюминий корпус, двигатель куәте — 250 ат көче (бу тизлекне сәгатенә 60 километрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә), экипажны һәм 12 кешегә кадәр пассажирларны йөртү мөмкинлеге, заманча навигация системалары һәм водолазларга оператив рәвештә суга төшү өчен бортлардан төшерелә торган траплар.
Катер Куйбышев сусаклагычы һәм Казансу елгасы акваториясендә эшләү өчен билгеләнгән. Биредә суда иминлекне тәэмин итү, эзләү-коткару эшләрен һәм водолаз операцияләрен башкару бурычлары үтәләчәк.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, яңа судно мобильлекне һәм судагы гадәттән тыш хәлләргә җавап бирүнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак, шулай ук экстремаль хәлгә юлыккан гражданнарга тизрәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз