news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коткаручылары: Суны суыртып кына калмадык, бәлага тарыганнарга ярдәм иттек

Татарстан Республикасының мобиль отряды Оренбург өлкәсендә су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча эшен тәмамлый һәм иртәгә туган якка кайта.

Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр Илек авылында дамба төзүдә һәм аның торышын мониторинглауда катнашалар, шулай ук Оренбург өлкәсенең өч авылында су дәрәҗәсен контрольдә тоталар. Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре су баскан шәхси йортлардан документлар, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр китерүдә ярдәм иткәннәр.

Оренбургта Татарстан янгын сүндерүчеләренең һәм коткаручыларның төп бурычы су суырту булды. Кичә генә дә су баскан 10 йортны судан азат итәргә мөмкин булды, 1490 куб метр су суыртылды.

Оренбургта эшләгәндә Татарстан коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләр 10569 «куб» су суыртканнар – бу 422 тимер юл цистернасы күләме. Нәтиҗәдә 93 йорт һәм ике урам судан азат ителә.

«Безнең өчен иң мөһиме - бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм итү иде. Зыян күргән һәм үз мөлкәтләрен югалткан җирле халыкны күрү мораль яктан авыр. Без аларны һәрьяклап тынычландырдык, ярдәм иттек»,-дип сөйләде Татарстан Республикасының Эзләү-коткару хезмәтеннән Рөстәм Курамшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100