news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коткаручылары Оренбургта су баскан районнардан йорт хайваннарын алып чыга

Оренбург өлкәсендә коткаручылар су баскан урамнарда көймәләрдә дежур торуны дәвам итә. Оренбург, Киров һәм Самара коллегалары белән бергә хайваннарны эвакуацияләүдә Татарстан коткаручылары да катнашты.

Ашыгыч эвакуация вакытында кешеләр алып чыгып өлгермәгән этләр, мәчеләр һәм башка хайваннар табигый тозактан чыгаруны көтә.

Коткаручылар ярдәме белән Студеное авылыннан 20 дуңгыз баласы, 43 дуңгыз, 7 кәҗә һәм 2 этне алып чыгалар. Моннан тыш, Яман авылында 28 баш йорт кошы эвакуацияләнгән.

Искәртик, Татарстаннан 52 кеше, 10 техника берәмлеге һәм 6 йөзү чарасыннан торган мобиль отряд Оренбург өлкәсенә су басу нәтиҗәләре белән көрәшү өчен килде. Һәр катнашучы кирәкле шанцлы корал һәм су суырту өчен мотопомпалар белән җиһазландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100