news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан коткаручылары аягы мотоблокта кысылып калган егеткә ярдәм иткән

Тукай районы коткаручылары аягы мотоблокта кысылып калган егеткә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Бүген 112 бердәм номерына 19 яшьлек егетнең аягы мотоблокта кысылып калуы хакында хәбәр килгән, ул аның тешенә кысылган аягын кешеләр ярдәменнән башка чыгара алмаган.

Коткаручыларның кизү сменасы шунда ук Круглое Поле бистәсенә юл тоткан. Коткаручылар, мотоблок фрезы пычагын кисеп, егетне «тоткынлыктан» азат иткән.

19 яшьлек егетне табибларга тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot