news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан коткаручылары урманда адашкан 40 яшьлек хатын-кызны һәм 5 яшьлек кызны тапкан

Урманда табылган ана белән кызга медицина ярдәме кирәк булмаган.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан коткаручыларына 46 яшьлек гөмбәче мөрәҗәгать иткән. Ул Татарстанның Түбән Кама районында Түбән Уратма авылы тирәсендәге урманда 40 яшьлек хатыны һәм 5 яшьлек кызы адашуын хәбәр иткән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Министрлык һәм "Зәй урманчылыгы" Дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре урман массивын тикшереп чыкканнар һәм адашкан гөмбәчеләрне тапканнар. Урманда табылган ана белән кызга медицина ярдәме кирәк булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot